Шәһәрнең барлык районнарында 21 мәйданчык оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). Казанда сезонлы тематик ярминкәләр уздыру өчен мәйданчыклар саны артты. Тиешле үзгәрешләр шәһәр Башкарма комитетының 2020 елның 27-нче апрелендәге 1284-нче номерлы карарына кертелде.
Яңа схема нигезендә, шәһәрнең барлык районнарында сезонлы тематик ярминкәләр (универсаль һәм махсуслаштырылган) уздыру өчен 21 мәйданчык оештырылачак:
Авиатөзелеш районы:
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше;
Дементьев ур. (7-нче номерлы йорт янында);
Ленинград ур. (27-нче номерлы йорт янында).
Вахитов районы:
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше;
Бауман ур. (20-нче номерлы йорт янында);
К.Насыйри ур. (9, 10, 10А, 11, 12, 13-нче номерлы йортлар янында);
З.Солтан урамындагы сквер.
Киров районы:
Батыршин ур. (20-нче номерлы йорт янында);
Ильич ур. (1-нче номерлы йорт, 1-нче корпус янында);
Краснококшайск ур. (150/2-нче номерлы йорт янында).
Мәскәү районы:
Шамил Усманов ур. (1-нче номерлы йорт янында).
Яңа Савин районы:
Академик Лаврентьев ур. (10-нчы номерлы йорт янында);
Х.Ямашев проспекты (71а номерлы йорт янында);
Маршал Чуйков ур. (54а номерлы йорт янында).
Идел буе районы:
Рихард Зорге ур. (66-нчы номерлы йорт, 1-нче корп);
Юлиус Фучик ур. (72-нче номерлы йорт янында);
Җиңү проспекты (50а номерлы йорт янында).
Совет районы:
Ломжа һәм Ю.Фучик урамнары киселеше;
Аграр ур., 2, «Казан» агросәнәгать паркы» ачык акционерлык җәмгыяте;
Зәкиев ур. (12-нче номерлы йорт янында);
Липатов ур. (7-нче номерлы йорт янында).
Ярминкәләрнең бер өлеше һәркөнне 6.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, икенчеләре ихтыяҗ булуга бәйле ачылыр, дип планлаштырыла.