В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Заманча җайланмаларны куллану тәҗрибәсе шәһәрнең эре төзүчеләре тарафыннан күтәреп алынды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар, Алинә Бережная). Бер ел эчендә Казанның төзелеш мәйданнарында тәгәрмәчләрне автоматик юу урыннары саны артты – хәзер шәһәрдә шундый алты пункт исәпләнә. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр итте.
Система тышкы якны гына түгел, тәгәрмәчләрнең эчке өлешен һәм автомобиль төбен дә нәтиҗәле чистартырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта юу вакытын шактый киметә һәм пычрак агынтыларның туфракка эләгүен булдырмый кала. Исегезгә төшерәбез, мондый беренче пункт шәһәрдә узган елның май аенда барлыкка килде. Аның эшен Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде. Шуннан соң тәгәрмәчләрне автомат рәвештә юу тәҗрибәсен башка эре төзүчеләр күтәреп алды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Казанда төзелеш мәйданчыкларында ачыклана торган 145 хокук бозу теркәлгән.