В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җир өсте пассажир транспортының эш графигы үзгәртелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Бүгенге көннән Казанда шәһәр маршрутларында җәмәгать транспорты саны артты. Маршрутларга гомуми хәрәкәтчән составның 60%-ы чыгачак (гадәти эш көнендәге чыгу белән чагыштырганда).
Шулай ук җир өсте пассажир транспортының эш графигы да үзгәрә - соңгы тукталышлардан ахыргы рейска транспорт 22.00 сәгатьтә кузгалачак, элеккеге кебек 21.00 сәгатьтә түгел, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, 12-нче майдан Татарстанда үзизоляция режимына үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, өйдән чыгу өчен цифрлы смс-пропусклар алырга кирәкми. Шулай ук өйдән читтә йөрү өчен эш урыныннан белешмә алу да кирәк түгел. Шул ук вакытта республика халкы мәҗбүри рәвештә битлекләр, перчаткалар киеп йөрергә һәм хәтта шәһәр буйлап йөргәндә дә дә 1,5 метр дистанцияне сакларга тиеш. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, җәмәгать транспортында битлексез һәм перчаткасыз йөрү тыела.