Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2024, 18:09

Казанда катлаулы социаль-икътисадый шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм итү өчен грант күләме артачак

Узган уку елында учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгытуга 5 млн сум акча юнәлдерелде

Казанда катлаулы социаль-икътисадый шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм итү өчен грант суммасын арттырачаклар. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе барышында белдерде.

«Без әлеге проектның белем бирү сыйфатын яхшыртуга һәм барлык балалар өчен тигез мөмкинлекләр булдыруга ярдәм итәчәгенә ышанабыз», — диде ул.

Башкарма комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов искәрткәнчә, катлаулы социаль-икътисадый шартларда эшләүче мәктәпләргә ярдәм итү проекты узган уку елында башлап җибәрелгән. 10 учреждениенең административ командалары Югары икътисад мәктәбендә укыган, аларга матди-техник базаны ныгыту өчен 5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Быелгы дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча биш мәктәптә математикадан, ә өчесендә математикадан да, рус теленнән дә уртача балларның уңай динамикасы күзәтелә. БДИ нәтиҗәләре буенча барлык чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри фәннәр буенча минималь бусаганы уздылар.

«Еш кына без мәктәпләрне БДИ яки олимпиада нәтиҗәләре буенча гына бәялибез, әмма бу тулы картина түгел. Мәктәпләр — катлаулы оешмалар, һәм алар турында күрсәткечләр буенча гына фикер йөртү гадел түгел. Кайбер мәгариф оешмалары катлаулы социаль-икътисадый шартларда эшли, аларның өлгерешләре югары булмаска да мөмкин, әмма бу мәктәпләрне начар дип булмый», – дип игътибар итте Ирек Ризванов.
Фоторепортаж
Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә катнашты
Видеорепортаж
22.08.2024 16:31
Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә катнашты
Барлык яңалыклар