Мемориаль такта Салават Күпере микрорайонындагы йорт фасадына урнаштырылды.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче апрель). Салават Күпере микрорайонында Советлар Союзы Герое Виктор Сажинов хөрмәтенә мемориаль такта барлыкка килде. Истәлек тактасын 6/9 номерлы йорт фасадына урнаштырдылар, ул Бөек Ватан сугышында катнашучының исемен йөртә.
Виктор Сажинов Татарстан башкаласында туган, Казан моторлар төзү заводында металл коючы булып эшләгән, ә 1943 елда үз теләге белән армиягә хезмәт итәргә киткән. Виктор Сажинов Польшаны азат итү вакытында батырлык күрсәтә: 1945 елның 14 нче гыйнварында, разведка төркеме составында була торып, ул беренчеләрдән булып Нида елгасы аша бәреп керә һәм танклар өчен кичүне барлый.
1945 елның 10 нчы апрелендә Виктор Сажинов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, ләкин Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз»ны алырга өлгерми – 23 нче апрельдә ул Берлин янындагы сугышта һәлак була.
Мемориаль тактаны Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» иҗтимагый проекты буенча ачтылар, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенең матбугат хезмәте.