В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мемориаль такта Карл Маркс урамындагы 65 нче йорт фасадында пәйда булачак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Казанда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТАССРның атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллин истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Тиешле карарга ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Документ нигезендә, 2001 елдан 2015 елга кадәр Әхмәдулла Газизуллин эшләгән Карл Маркс урамындагы 65 нче йорт фасадына мемориаль такта куелачак. Профессор истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән Казан дәүләт аграр университеты чыгыш ясаган.
Элегрәк KZN.RU Советлар Союзы Герое Борис Машковцев истәлеген мәңгеләштерү турында хәбәр итте.