В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мемориаль тактаны Правда урамындагы 17/9 номерлы торак йорт фасадында урнаштырачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль). Казанда Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Сурена Мирумянц истәлегенә мемориаль такта урнаштырачаклар. Ул атаклы галим яшәгән Правда урамындагы 17/9 номерлы торак йорт фасадында урнашачак. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Мемориаль тактада болай дип язылачак: «Бу йортта 1967-2018 елларда күренекле галим, 1963-1986 елларда Дәүләт гамәли оптика институты директоры булып торган Сурен Осипович Мирумянц яшәде». Язма рус һәм татар телләрендә башкарылачак.
С.Мирумянцев истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт гамәли оптика институты чыкты.