Кәрим Тинчурин урамындагы 7а йорт фасадында мемориаль такта барлыкка киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Казанда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты Сара Садыйкованың истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
Мемориаль такта Кәрим Тинчурин урамындагы 7а йорт фасадында барлыкка киләчәк, анда танылган татар композиторы һәм актриса яшәгән. Истәлек тактасында: «Бу йортта 1963-1977 елларда күренекле татар актрисасы, җырчы, композитор Сара Садыйкова яшәде», - дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.