В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Казанда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны Геннадий Паушкинның истәлеге мәңгеләштерелә. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
Мемориаль такта Адоратский урамындагы 15-нче йорт фасадында пәйда булачак, мәдәният эшлеклесе биредә яшәгән. Истәлекле тактада «1981-2007 елларда бу йортта күренекле фронтовик язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Александрович Паушкин яшәде», – дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.