В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мемориаль тактаны Жуковский урамындагы 9 нчы номерлы йорт диварына урнаштырачаклар.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче март). 24 нче мартта Казанда Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак.
Мемориаль тактаны әлеге гаилә соңгы елларда яшәгән Жуковский ур., 9 адресы буенча урнашкан йорт диварына урнаштырачаклар.
Исламия (1939-2019) һәм Хәлил (1939-2012) Мәхмүтовлар 50 елдан артык гомерләрен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышладылар, аның йөзе булдылар һәм бик күп рольләр уйнадылар. Исламия Мәхмүтова театрның сәнгать җитәкчесе сыйфатында берничә спектакль куйды, алар бүген дә аншлаг белән бара. Хәзер гаилә династиясен артистларның кызы һәм аның ире дәвам итә.
Мемориаль тактаны ачу тантанасы 11:00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.