В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мемориаль такта Кремль урамындагы 4/5 номерлы бина фасадында барлыкка киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). Казанда кинорежиссер, Россиянең халык артисты Станислав Говорухин истәлегенә мемориаль такта куячаклар. Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ нигезендә, табличка Кремль урамындагы 4/5 номерлы бина фасадында пәйда булачак, анда 1953-1958 елларда КДУның геология факультетында С.Говорухин белем алган дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителәчәк.
Россиянең халык артисты истәлеген мәңгеләштерү турындагы тәкъдим ТР Мәдәният министрлыгыннан һәм Казан федераль университетыннан килде, дип аныклана карарда.
Узган атнада Татарстан Хөкүмәте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең беренче җитәкчесе Алексей Казаков истәлеген мәңгеләштерү турында карар чыгарды. Мемориаль такта Һ.Такташ урамындагы 94 нче номерлы йортның фасадына урнаштырылачак.