В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август). Казанда СССРның халык рәссамы Харис Якупов истәлеге мәңгеләштерелә. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланган.
Мемориаль такта Большая Красная урамындагы 62-нче йорт фасадында пәйда булачак һәм түбәндәге сүзләр язылачак: «Биредә, сәнгать фонды остаханәләрендә, СССРның халык рәссамы, Россия сәнгать академиясе академигы, СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләре лауреаты, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Харис Габдрахман улы Якупов (1919-2010) эшләде». Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.