Мемориаль тактаны ул яшәгән Татарстан урамындагы 7-нче номерлы йорт фасадына урнаштырачаклар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Казанда РСФСРның атказанган артисткасы, ТАССРның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллинаның истәлеге мәңгеләштерелә. Мемориаль тактаны ул яшәгән Татарстан урамындагы 7-нче номерлы йорт фасадына урнаштырачаклар. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланган.
Мемориаль такта урнаштыру инициативасы белән ТР Мәдәният министрлыгы һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе чыкты. Элмә тактага «Бу йортта 1981-2000 елларда күренекле татар җырчысы, РСФСРның атказанган артисткасы, ТАССРның халык артисткасы Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина яши» дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.
Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13-нче февралендә Камай авылында (хәзерге Татарстанның Менделеевск районы) туган. 1965 елда Казан музыка училищесын, 1974 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1974-1975 елларда М.Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты булып эшли. 1975-1994 елларда – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солисты, 1997-2001 елларда – «Татарстан» ГТРК эстрада оркестры солисты. 2001 елның 17-нче сентябрендә автоһәлакәттә һәлак булды.