Казанда Гайнулла Шакиров истәлеге мәңгеләштерелә

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Казанда генерал-майор Гайнулла Шакиров истәлеге мәңгеләштереләчәк. Ул республиканың ДОСААФын 1967 елдан 1990 елга кадәр җитәкләгән. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланган.

Патрис Лулумба урамы, 4 адресы буенча урнашкан республика ДОСААФ бинасы фасадында мемориаль такта пәйда булачак, анда «Бу бинада Татарстанның 1974-2001 еллардагы хәрби-патриотик эш җитәкчесе, 1967-1990 еллардагы ДОСААФ Татарстан өлкә комитеты рәисе, генерал-майор Гайнулла Шәрипович Шакиров эшләде», дип язылачак. Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.
2020-05-18T16:10:49+0300