В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Казанда татар язучысы Әмирхан Еникинең истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
«Бу йортта 1994-2000 елларда ТАССРның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникеев) яшәде» дигән язулы элмә такта Чехов урамындагы 53-нче номерлы йорт фасадында барлыкка киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, декабрь башында Казанда Советлар Союзы Герое Семен Коноваловка мемориаль такта ачылды. Истәлекле билге Кирпичников урамындагы 15-нче номерлы йорт фасадына куелды.
Җәен Туфан Миңнуллин ур., 8а адресы буенча урнашкан йорт фасадына ТАССРның халык артисты Әлфия Авзаловага мемориаль такта куелды.