Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.02.2018, 16:31

Казанда 2018 елда сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру схемасы расланды

Беренче электрон аукционнар киләсе атнада башлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль, Зилә Гайфи). Казанда 2018 елда сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру схемасы расланды. Ул үз эченә 500 урынны ала. Туңдырма, газлы эчемлекләр, бахча культуралары һәм җәй көннәрендә башка популяр продукция сатарга хокукка беренче электрон аукционнар киләсе атнада башлана. Агымдагы елда схемага кертелгән үзгәрешләр турында эшмәкәрләргә Башкарма комитетта сөйләделәр.

Киләсе сезонга әзерлек инде башланды. Башкарма комитет җитәкчесенең транпорт, икътисади үсеш һәм сәүдә буенча урынбасары , Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру схемасы якынча дүрттән бер өлешкә кыскартылган – 2017 елда 705 объектның 403-е гамәлгә ашырылган булса, быел барлыгы 500-гә якын объект исәпләнә.

Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сүзләре буенча, эшмәкәрләр үтенече белән схемага үзгәрешләр кертелде.

Быелдан стационар булмаган сәүдә объектлары эскизларын Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән мәҗбүри рәвештә раслау кертелде. Идарә җитәкчесе урынбасары Жанна Белицкая билгеләп үткәнчә, идарә белән раслау булмаган очракта, эшмәкәр белән килешү төзелмәячәк.

Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, куелган объектның комиссия тарафыннан кабул итү механизмы кайтарыла. Комиссия районнар администрацияләре, Кулланучылар базары комитеты һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе вәкилләреннән торачак. Эшмәкәр белән килешү төзелгәч, 5 көн эчендә ул объектны комиссиягә тапшырырга тиеш була, кире очракта, килешү өзеләчәк.

Искәртергә кирәк, шәһәрнең законлы булмаган киоскларны сүтүгә килешүе бар. Бу очракта алар махсуслаштырылган саклау базасына озатыла. Илдар Шакиров ассызыклаганча, типлаштырылмаган объектлар шулай ук тартып алыначак. Моннан кала, схемадан халык тарафыннан шикаятьләр җыйган объектлар төшерелеп калдырылган. Илдар Шакиров эшмәкәрләрне төзекләндерү законнарын үтәргә чакырды – административ хокук бозу буенча 3 протокол булса, килешү шулай ук өзелә.

Очрашу барышында паркларда һәм скверларда сезонлы сәүдә оештыру сорауларына аерым тукталды. Биредә сәүдә итәргә хокукка аукционнарны Парклар һәм скверлар дирекциясе уздырачак. Дирекция җитәкчесе Алсу Сәетова эшмәкәрләрнең игътибарын лотның башлангыч бәясе җирнең кадастр бәясеннән түгел, ә базар бәясеннән чыгып билгеләнәчәгенә юнәлтте.

Алсу Сәетова билгеләп үткәнчә, паркларда һәм скверларда сәүдә итәргә яисә хезмәт күрсәтергә теләгән эшмәкәрләр белән кыска вакытлы килешү төзү мөмкинлеге булачак. Таләпләр арасында – төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү. Бер кисәтүдән соң, килешү берьяклы рәвештә өзелергә мөмкин.

Билгеләп үтәргә кирәк, эшмәкәрләр арасында үзәк урамнар – Бауман һәм Татарстан урамнары, Камал ис. театр һәм “Казан” Гаилә үзәге территорияләре популярлык казанган. Катнашучыларны 2018 елгы схемага кертелгән үзгәрешләр кызыксындырды. Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, Гаилә үзәге территориясе футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында фан-зона булу сәбәпле, биредә сәүдә булмаячак. Чемпионатта катнашучылар һәм кунакларның төп маршруты узган урыннарда да сәүдә нокталары саны кыскартылды. Жанна Белицкая сүзләре буенча, Бауман урамында быел җәйге кафелар булмаячак, бары тик чатыр япмалар астындагы урындыклар гына куелачак.

Эшмәкәрләрне шулай ук мобиль сәүдә алып бару мөмкинлеге кызыксындырды. Илдар Шакиров сүзләре буенча, быел мобиль сәүдә нокталары кертү – яңалыкларның берсе. Барлыгы 30 объектны үз эченә алган 7 маршрут эшләнгән. Маршрут үз эченә 3-4 ноктага кадәр алырга мөмкин, ә бары бер нокта өчен генә түләргә кирәк булачак. Бердән-бер таләп, маршрутта бары бер генә состав хәрәкәт итә ала.

Азакта Илдар Шакиров эшмәкәрләрне актив диалогка чакырды. “Сезонны цивилизацияле форматта үткәрергә һәм, әлбәттә, сезгә акча эшләү мөмкинлеге бирергә планлаштырабыз, ләкин сездән берсүзсез кагыйдәләрнең үтәлешен таләп итәчәкбез”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Барлык аукционнарны да февральдә тәмамларга планлаштырыла.

Фоторепортаж
Казанда 2018 елда сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру схемасы расланды
Барлык яңалыклар