В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ачык дәрескә 5 мең кыз киләчәк, тагын 25 мең катнашучы аңа онлайн рәвештә кушылачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Фестивальнең оештыручысы – Казандагы йога укытучысы, «Иң яхшы тормыш клубы» хатын-кызлар онлайн-проектына нигез салучы Катя Гуру, фестиваль үзе аның 7 еллыгына багышланган. Аның проектында бөтен дөньядан 22 меңнән артык кыз катнаша, алар көн саен туры эфирда йога һәм бию белән шөгыльләнә.
Фестиваль ТР Спорт министрлыгы ярдәме белән уза.
Йога белән тренировкалар 18:00 сәгатьтә башланачак. Фестивальдә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр ителә «Иң яхшы тормыш клубы» проекты сайтында.