Аларны шәһәрнең барлык районнарында да урнаштырачаклар
Фото: «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК
Хәзерге вакытта әлеге контейнерларны урнаштыру адресларын килештерү процессы бара. Җыелган икенчел чимал алга таба эшкәртүгә тапшырылачак.
«Чүп – ул калдык кына түгел, ә ресурс та, аны дөрес кулланырга өйрәнергә генә кирәк. Яңадан икътисади әйләнешкә кертергә мөмкин булган нәрсәләрне җиргә күмү – ахмаклык. Өстәвенә, калдыкларны күмү өчен җир дә юк», – диде «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК генераль директоры Евгений Чекашов. Ул, чүплекләрдә янгын чыгып, машина тәгәрмәчләренең озак вакыт пыскып ятуы һәм шул рәвешле әйләнә-тирә мохиткә зыян килүе турында да искәртте. «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК, покрышкаларны җыеп, аларны эшкәртүгә тапшырырга карар кылган. Акция бик тә кирәкле булып чыккан, аны үткәрүне дәвам итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, мондый акция 2023 елда да уздырылды. Ул вакытта якынча 600 кубометр покрышка җыелган. Икенче чималны, эшкәртү өчен, «Татнефть» ГАҖ компаниясенә, шулай ук «Кряж +» заводына тапшырганнар. «Татнефть»тә билгеләп үтүләренчә, тәгәрмәчләрдән резина валчыгы җитештерелә, аны балалар спорт мәйданчыклары өслеге өчен кулланалар. 1 кв. метрга уртача 10 кг материал китә.
Шиннар каты коммуналь калдыкларга керми, шуңа күрә аларны гадәти контейнерларга ташлау тыела. Автомобиль хуҗалары шиннарны үзләре утильләштерергә тиеш.
Акция кысаларында урнаштырылачак бункерлардан тыш, покрышкаларны «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» ИК тарафыннан Васильченко урамында оештырылган «Җыю ноктасы»на тапшырырга мөмкин.