Контейнер катлаулы тормыш шартларында калган кешеләргә ярдәм итү максатыннан Мәскәүнең "Икенче сулыш" фонды инициативасы белән урнаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Казанда хәйрия максатыннан кием җыю өчен яңа контейнер барлыкка килде. Ул шәһәрнең Ямашев пр., 46 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәкләренең берсендә урнаштырылган. Җыелган барлык әйберләрне Татарстан башкаласында һәм Россиянең башка шәһәрләрендә мохтаҗларга тапшырачаклар.
Контейнер катлаулы тормыш шартларында калган кешеләргә ярдәм итү максатыннан Мәскәүнең "Икенче сулыш" фонды инициативасы белән урнаштырылган. Аңа яхшы хәлдәге кием-салым, аяк киемнәр һәм аксессуарларны (носки һәм эчке киемнәрдән кала) салырга була.
"Икенче сулыш" фонды – Россиядә төрле дәрәҗәдәге кием-салымнарны кабул итә торган бердәнбер оешма. Әйтик, яхшы хәлдә кием-салым Адоратский ур., 4 адресы буенча урнашкан "Икенче сулыш" хәйрия кибетенә сатылачак. Кибеттән кергән акчага яңа кием кабул итү пунктлары төзеләчәк. Яхшы әйберләр юылачак һәм Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә мохтаҗларга тапшырылачак, ә начар хәлдәге киемнәр исә эшкәртүгә тапшырылачак.
Дүрт ел дәвамында фонд Мәскәүдә һәм төбәкләрдә шундый 60-тан артык контейнер урнаштырган, биш шәһәрдә 600 тоннадан артык кием җыйган һәм 12 төбәктә 50 мең мохтаҗ гаиләгә ярдәм иткән. "Икенче сулыш" хәйрия фондында хәбәр итүләренчә, кияргә яраксыз киемнәрдән 400 меңгә якын яңа эшләнмә әзерләнгән.