Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2025, 11:32

Казанда хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү системасын камилләштерәләр

Транспортны парковкалау кебек хокук бозулардан тыш, яңа ДОЗОР-М3 комплекслары бина фасадларындагы листовкаларны, түбәләрдәге боз сөңгесен һәм кар башлыкларын теркәячәк

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Административ-техник инспекция идарәсе тарафыннан 5825 беркетмә төзелгән, шуларның 4633е автомат рәвештә теркәлгән. Аппаратлар яшел зонада һәм чүп контейнерлары мәйданчыкларына хезмәт күрсәтү урыннарында транспортны парковкалауны ачыклый. Әлеге хокук бозулар буенча барлыгы 87 карар чыгарылган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Артур Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү өчен комплекслы ДОЗОР-МП аппаратлары кулланыла иде. Бүгенгә алар искергән. Аларны яңа ДОЗОР-М3 комплекслары белән алыштырачаклар. Транспорт парковкасы буенча хокук бозулардан тыш, аппаратлар башка хокук бозуларны да теркәячәк – бина фасадларындагы листовкалар, түбәләрдә боз сөңгесе һәм кар башлыклары.

«Хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү кеше факторын кире кага һәм безнең мөмкинлекләрне арттыра. Оешмалар һәм халык хәзер «бәлки сизмәсләр» дип уйламасыннар. Без сизәбез, теркибез, кисәтәбез һәм, әгәр дә әлеге хәл үзгәрмәсә, штраф салабыз. Монда барыбыз да тигез. Муниципаль унитар предприятиеләргә дә ташламаларга исәп тотарга кирәкми. Безнең барыбызга бер шәһәр һәм һәркем кагыйдәләрне үтәргә тиеш», — диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Идарә хезмәткәрләре шәһәр территорияләрен көндәлек тикшерү, халык һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен карау барышында тагын 1192 беркетмә төзегән. Белдерүләрне һәм плакатларны тиешенчә урнаштырмаган өчен ел башыннан 220 беркетмә төзелгән. Әлеге хокук бозуны бетерү өчен урам белдерүләрендә күрсәтелгән телефон номерларына автомат рәвештә шалтырату системасы эшли.

Керү группасы һәм фасады чисталыкта булмаган бина һәм корылмаларның милекчеләренә карата тагын 177 материал төзелгән.

Ишегалларын һәм биналар янындагы территорияләрне көн саен җыештыру 8:00 сәгатькә тәмамланырга тиеш. Вакытында җыеп алынмаган өчен 68 материал төзелде. Территорияләр милекчеләре шулай ук үләнне вакытында чабуны тәэмин итәргә тиеш. Бүгенгә хокук бозулар өчен дүрт беркетмә төзелгән, сигез хәбәр җибәрелгән.

Ишегалларында шлагбаумнар һәм киртәләр урнаштырган өчен 133 материал рәсмиләштерелгән. «Халыкның үз ишегалдын, балалар мәйданчыгын, машина кую урыннарын койма белән әйләндереп алу теләге аңлашыла. Әмма шуны да онытмаска кирәк, теләсә нинди киртәләү корылмаларын урнаштыру архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә алдан килешеп урнаштыруны таләп итә», — диде Артур Мөхәммәтшин.

Административ-техник инспекция идарәсе транспорт комитеты белән берлектә муниципаль парковкаларда транспортны дәүләт теркәве билгеләреннән мәхрүм калдыручы автомобильчеләрне җаваплылыкка тарту буенча эш алып бара. Барлыгы 20 беркетмә төзелде.

Профилактика чаралары кысаларында Административ-техник инспекция идарәсе төзекләндерү кагыйдәләре таләпләрен бозуга юл куймау турында 491 кисәтү игълан итте һәм җибәрелгән хокук бозуларны бетерү өчен 263 күрсәтмә бирде. Күрсәтмә таләпләрен үтәмәгән өчен идарә хезмәткәрләре 60 беркетмә төзегән. Барлыгы 57% тәртип бозу бетерелгән.

Административ-техник инспекция идарәсе тарафыннан 19 профилактик тикшерү үткәрелде, тагын алты очрашуда 70тән артык оешма вәкилләре катнашты.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.07.2025
Видеорепортаж
07.07.2025 11:25
Ел башыннан Казанның Административ-техник инспекциясе идарәсе 6 меңгә якын материал төзегән
Барлык яңалыклар