Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2023, 15:10

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе ел башыннан өчтән бер өлешкә диярлек төшкән

Татарстан Республикасы башкаласы Россиянең миллион халкы булган шәһәрләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча 4 нче урынга чыкты

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь, Диләрә Гафурова). ТР башкаласында ел башыннан теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 29% ка кимегән, эшсезләр саны 2 мең 261 кеше тәшкил итә. Казанның 1 336 эре, урта һәм кече оешмасы 18 меңнән артык эш урыны тәкъдим итә. Мондый мәгълүматларны аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров китерде.

«Күптән түгел без эшсезлекнең кире ягы турында предприятиеләрдә кадрлар сәясәте турындагы форумда сөйләштек. Бүгенге көндә ике мең эшсез бар, аларга Казан предприятиеләрендә 18 мең вакансия туры килә, барлык тәкъдимнәр дә түбән хезмәт хакы белән түгел», – дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.

Казанда популяр тәкъдимнәр – төзелеш һөнәрләре эшчеләре, завод белгечлекләре, транспортчылар, сәүдә һәм җәмәгать туклануы, мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен вакансияләр. Вакансияләр структурасында 63% тан артыгын эшче һөнәрләр буенча вакансияләр тәшкил итә, хезмәткәрләр һөнәрләре вакансияләрнең гомуми санының 37% ын гына били.

«Иң күп вакансияләр икътисадның мондый тармакларында тәкъдим ителгән: сәнәгать – 3,4 мең вакансия, транспорт һәм логистика – 1,7 меңнән артык вакансия; мәгариф – 1,5 мең вакансия, сәүдә – 1,7 мең вакансия, сәламәтлек саклау – бер меңнән артык вакансия», – дип хәбәр итте Илдар Шакиров.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары шулай ук билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллык йомгаклары буенча Казан Россиянең миллион халкы булган шәһәрләре арасында хезмәт хакы күләме буенча 4 нче урында тора. 2022 елда Татарстан Республикасы башкаласы 6 нчы урында иде.

«Тармаклар буенча иң югары хезмәт хакы һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлектә, финанс эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә, шулай ук электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм тарату өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда күзәтелде», – дип өстәде Илдар Шакиров.

2023 елның 9 аенда эре һәм урта предприятиеләрдә хезмәт хакы 73 мең сумнан артып киткән һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда номиналь исәпләүдә – 17,6% ка, реаль исәпләүдә 12,6% ка арткан. Кече предприятиеләр хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 9,3% ка арткан һәм 35 мең сумга җиткән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.11.2023
Видеорепортаж
27.11.2023 13:20
Казанда торак тапшыру 1,5 тапкырга диярлек арткан
Барлык яңалыклар