В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер шәһәр халкы һәм кунаклары Г.Коләхмәтов урамындагы «Китап» һәм Ершов урамындагы «Ләкләкләр» арт-объектлары белән хозурлана ала.
Фото: Денис Гордийко
Арт-объектларны цинерария, альтернантер, ирезине һәм бегония кебек «келәм» үсемлекләр белән бизәячәкләр.
Фигураларны әзерләү һәм аларны бизәү процессы өч көннән ике атнага кадәр барачак – барысы да арт-объектлар күләменә бәйле.
Башта эшчеләр металл каркасны тикшерәләр һәм кирәк булган очракта аны ремонтлыйлар. Аннан соң фигураларны ашламалы кара туфрак белән тутыралар һәм су сибәләр, шуннан соң чәчәкләр утыртыла. Җәй дәвамында үсемлекләргә даими рәвештә су сибеләчәк, юдыртылачак һәм ашланачак, дип хәбәр иттеләр Казанның Тышкы төзекләндерү комитетында.
Хәзер Казан халкы һәм кунаклары Г.Коләхмәтов урамындагы «Китап» һәм Н.Ершов урамындагы «Ләкләкләр» күләмле композицияләре белән хозурлана ала.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Универсиада проспектындагы футбол тубын чәчәкләр белән бизи башладылар. 2,5 м биеклектәге фигураны көмеш цинерария һәм шәмәхә-кызыл ирезине белән ясаганнар. Быел Татарстан башкаласында барлыгы 66 чәчәк сыныннан торучы 24 күләмле композиция әзерләнәчәк. Алар барысы да шәһәрнең төрле өлешләрендә урнашкан.