Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2023, 09:01

Казанда Курск сугышында катнашучыларга истәлекле медальләр тапшырылды

Бүләкләү Россия көнендә – Прохоров сугышының 80 еллыгына бер ай калганда узды

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче июнь). Кичә Казанда Курск сугышында катнашкан ике Бөек Ватан сугышы ветеранына «1943 елның 12 нче июлендә Прохоров сугышының 80 еллыгы истәлегенә» истәлекле медальләре тапшырылды. Бу вакыйга Россия көнен бәйрәм итүгә туры китерелде.

Бүләкләрне шәһәр халкына ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбарәкшин тапшырды. Беренче булып Фучик урамында яшәүче Юрий Шастинның өенә бардылар. «Мин бөтен Курск сугышын кичтем, Белгород өчен сугыштым. Бу эссе вакыт, авыр сугыш иде», - дип истәлекләре белән уртаклашты ул.

Юрий Шастин Лаеш авылында туган. Кызыл Армия сафларына 1942 елның ахырында керә. Фронтта 1943 елның февраленнән Курск дугасында 27 нче армия составында сугыша. Сул яр Украина өчен сугышларда катнаша. Максим станок пулеметының расчет командиры, ә аннары наводчик була, Днепр янында авыр яралана.

Госпитальдә дәваланганнан соң икенче Мәскәү пулемет училищесына җибәрелә. Аннары кече лейтенант дәрәҗәсендә 2 нче Белоруссия фронтының 96 нчы укчы дивизиясенә китә. Пулемет взводы командиры буларак, бөтен Көнчыгыш Пруссияне уза, Балтыйк диңгезенә чыга һәм Фриш-гаф култыгында сугышны тәмамлый. Бөек Ватан сугышыннан соң армиядә хезмәт итүен дәвам итә, 1967 елда сәламәтлеге буенча эштән азат ителә. Шуннан соң Казанның 4 нче мәктәбендә военрук булып эшли, аннары «Татавтотранс»ның өлкән инженеры була, ә аннан соң Казан инженер-төзелеш институтының хәрби кафедрасында эшли.

Ветеран II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Хәрби хезмәтләре өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Георгий Жуков» медальләре һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән.

Икенче бүләкне Ибраһимов урамындагы йортта кызы белән бергә яшәүче Николай Колесниковка тапшырдылар. Ветеран белән очрашуга Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Денис Сугоняко килде. «Бу безнең район һәм шәһәр өчен зур вакыйга. Кызганычка каршы, ел саен ветераннар саны кими бара. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче һәр ветеран зур игътибар астында», - диде Денис Сугоняко.

Николай Колесников Пенза өлкәсенең Башмаков районы Пятницкий авылында туган, җиде сыйныфны тәмамлаган. Сугыш вакытында Ульяновск пехота училищесында укый, аннан фронтка җибәрелә. Өченче Белоруссия фронты частенда сугыша, өч тапкыр яралана, 1945 елның сентябрендә яралану сәбәпле азат ителә.

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Прохоров сугышы 1943 елның 12 нче июлендә Прохоров янында, Курсктан көньяк-көнчыгышка таба 87 километр ераклыкта була. Сугыш зур Курск сугышының бер өлеше була.

«1943 елның 12 нче июлендә Прохоров сугышының 80 еллыгы истәлегенә» медале Белгород өлкәсе губернаторы тарафыннан шул елның мартында булдырыла. Бүген Татарстанда әлеге бүләккә лаек булган ике ветеран гына яши.

Барлык яңалыклар