Казанның Горький шоссесында һәм Вознесенск трактында юл-транспорт һәлакәтләре ешайды
2025 елның беренче яртыеллыгында Казанда 534 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 13 кә кимрәк. Зыян күрүчеләр саны 8 кешегә кимегән. Мондый мәгълүматлар бүген шәһәр Башкарма комитетында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында хәбәр ителде. Киңәшмәне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәрде.

Дәүләт автоинспекциясенең Казан буенча бүлеге башлыгы Михаил Савин хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре булып элеккечә бәрелешләр (барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 39,5% ы) һәм җәяүлеләрне бәрдерү (33%) кала. Хисап чорында 489 бәрелеш булган, бу үткән ел белән чагыштырганда 12 очракка кимрәк. Җәяүлеләрне бәрдерү саны да шактый кимегән: 177 шундый очрак теркәлгән, шуларның 76сы җәяүлеләр кичүендә булган.

Бәрелешләрнең төп сәбәпләренең берсе дип Михаил Савин тизлек режимын үтәмәүне атады. Ул Кремль — Чернышевский, Восстание – Окольная, Карл Маркс – Мөштәри, Айдаров – Лукин урамнары кисешкән урыннар турында хәбәр итте.

Тизлекне арттыру проблемасы шулай ук Горький шоссесында, Краснококшайск урамында һәм Вознесенск трактында кискенләште, анда 6 ай эчендә 143, 79 һәм 38 юл-транспорт һәлакәте булган.

Мисал итеп, Савин 14 июльдә Вознесенск тракты урамында булган үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтен китерде, ул вакытта машина йөртүче 150 км/сәг тизлектә идарә итә алмаган һәм, баганага бәрелеп һәлак булган. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру өчен Михаил Савин югары куркынычлы участокларда патруль машиналары санын һәм тизлекне теркәү өчен күчерелмә камералар санын арттырырга тәкъдим итте.

2025-07-16T16:51:20+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.