В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу «VK Fest» уздыру белән бәйле
Казанда «VK Fest» уздыру уңаеннан «Казан» Гаилә үзәге янында транспорт чараларының хәрәкәтен һәм машина кую урынын бер тәүлектән артык вакытка чикләячәкләр, бу хакта транспорт буенча комитетта хәбәр иттеләр.
Чикләүләр 28 июньнең 20:00 дән 29 июньнең 23:00 кә кадәр гамәлдә булачак. С.Хәким урамында, Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр (ике юнәлештә дә), шулай ук Бондаренко урамында, Солдат урамыннан С.Хәким урамына кадәр (ике юнәлештә дә) хәрәкәт ябылачак.
Шулай ук күрсәтелгән участокларда шәхси мобильлек чараларын парковкалау һәм хәрәкәт итүгә вакытлыча тыю кертеләчәк.