В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күңел ачарга килүчеләр биредә үз тюбингында да, арендага алып та шуа алачак
Парклар һәм скверлар дирекциясе фотосы
Казанда агач тауны урнаштыру эшләре башланды, ул шәһәрнең төп кышкы күңел ачу мәйданчыкларының берсе санала. Корылманы «Әкият» курчак театры янындагы мәйданчыкта күрергә мөмкин булачак.
Яңа агач тау үзенең зурлыгы белән таң калдыра: аның биеклеге алты метр, ә таудан шуып төшү озынлыгы 11,5 метр булачак. Бу – тулысынча агачтан җыела торган корылма. Аны хәзерге вакытта асфальтка ярдәмче терәкләрсез урнаштыра башлаганнар.

Ял итәргә, күңел ачарга килүчеләр агач таудан үз тюбингында да, арендага алып та шуа алачак. Аттракцион янында тюбингларны прокатка бирү пункты эшләячәк. Тауны Яңа ел бәйрәме алдыннан ачачаклар.
Синоптиклар фаразлавынча, Казанда декабрь башында кар явуы көтелә.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Татарстан башкаласында үзәк шәһәр чыршысын урнаштыру эшләре башланды. 35 метр биеклектәге корылманы, гадәттәгечә, «Казан» гаилә үзәге янына куячаклар. Яңа ел чыршысын, узган еллардагы кебек үк, 76,5 мең гирляндадан торган яктылык утлары белән бизәячәкләр.