Алар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көнендә урнаштырылды
Фото: мәгариф идарәсе
Мәгариф идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, дәүләт йомгаклау аттестациясе – мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары өчен дулкынландыргыч чор, шуңа күрә имтиханнар уздырыла торган учреждениеләр территорияләрендә укучыларны рухландыручы сүзләр белән такталар урнаштыру идеясе туган. «Алар мөһим вакыйга алдыннан укучыларга үзләрен ышанычлырак хис итәргә булышыр дип өметләнәбез», – диде ул.
Элмә такталар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көнендә урнаштырылды. Әлеге фән буенча белемнәрен бүген 5,8 меңнән артык укучы тикшерде. Моның өчен 451 аудитория әзерләнгән. Исегезгә төшерәбез, рус теленнән БДИ – иң массакүләм имтихан.
«Бүген без рус теленнән БДИ тапшырдык – имтихан җиңелләрдән түгел. Аның алдыннан, башка имтиханнар вакытындагы кебек үк, әлбәттә, борчыласың. Мин иртән коймада шундый плакат күргәч, хәтта гаҗәпләндем, безгә ошады», – дип тәэсирләре белән уртаклашты укучыларның берсе.
Исегезгә төшерәбез, быел Казан мәктәпләрен 6 меңгә якын – 11 нче сыйныф укучысы, 14 меңнән артык 9 нчы сыйныф укучысы тәмамлый. Шәһәрдә бердәм дәүләт имтиханы үткәрү өчен – 26 пункт, төп дәүләт имтиханы өчен – 58 мәйданчык, дәүләт чыгарылыш имтиханы өчен 10 пункт оештырылган.