Шәһәрнең туристик объектларының берсенең территориясендә төзекләндерү нәтиҗәләрен Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казанда Барлык диннәр гыйбадәтханәсе территориясендә төзекләндерү эшләре тәмамланды. Быел Татарстан Президенты ярдәмендә туристларны тартып тору үзәге булган территориядә парковка һәм җәмәгать транспорты тукталышы булдыру турында карар кабул ителгән иде. Казан Мэры Илсур Метшин әлеге карар үтәлешен тикшерде һәм Барлык диннәр гыйбадәтханәсе туристларны үзенең үзенчәлеге белән җәлеп итүен билгеләп үтте.
Барлык диннәр гыйбадәтханәсе территориясендә төзекләндерү эшләрен башкару турындагы карар агымдагы елның җәендә кабул ителгән иде. Объект туристлар арасында бик популяр – биредә көнгә 50-100 кешедән 1-2 мең кешегә кадәр була ала. Бу саннарны гыйбадәтханәнең мөдире Фәрит Хәйруллин китерде.
Эшләр барышында биредә юлда транспорт агымнарын парковкага керү мөмкинлеге белән аердылар, тукталыш мәйданчыгы булдырылды (“Переправа”), светофор куелды, җәяүлеләр кичүләре, җәяүлеләр сукмаклары һәм урам яктыртылышы оештырылды.
Парковка урыннарын оештыру һәм территорияне төзекләндерү схемасы Башкарма комитет тарафыннан “Институт “Татдорпроект” АҖ белән берлектә эшләнелгән.
И.Метшин әлеге эштә катнашучыларның барысына да рәхмәтен белдерде. “Казанның туристик мөмкинлекләре өстендә эшләү барышында мөһим түгел объектларның булуы мөмкин түгел. Барлык диннәр гыйбадәтханәсе күпмилләтле Казан өчен символик объект булып тора, - диде шәһәр башлыгы. – Барлык диннәр гыйбадәтханәсе казанлылар өчен генә түгел, туристлар өчен дә кызыклы. Без ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттек һәм футбол буенча ДЧ алдыннан карар кабул ителгән иде. Бхген эшләр тәмамланды инде, машиналарга һәм автобусларга тукталу өчен мөмкинлекләр, ә халык салган сукмаклар урынына җәяүлеләр сукмаклары барлыкка килде”.
Гыйбадәтханә мөдире Фәрит Хәйруллин Мэрга объектны үстерү планнары турында сөйләде. Хәзер биредә торгызу эшләре бара. Искәртеп үтәргә кирәк, узган елның язында биредә янггын булган иде. Бүгенге көндә Мисыр залы тулысынча диярлек торгызылган. Яңа ел бәйрәмнәренә храмга төп керү урыны күчереләчәк.
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, “Главтатдортранс” ДКУ директоры Эдуард Данилов катнаштылар.