В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 1,4 меңгә якын кешене эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Узган ел инвалидлар Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсе, Казан вертолет заводы, «Татэнерго» филиалы, «Казан җылылык челтәрләре», «Казанкомпрессормаш», кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте кебек предприятиеләргә уңышлы гына эшкә урнашканнар. Шуның белән беррәттән 40 кеше һөнәри белем һәм өстәмә белем алуга җибәрелгән. Алар логистикага «1С: сәүдә белән идарә итү», ландшафт дизайны, веб-дизайн өйрәнеп, цифрлы программа белән идарә итү станоклары операторы һөнәрен үзләштерә алганнар.
Квотада булган эш урыннарына 73 инвалид урнашкан, тагын социаль яклауга аеруча мохтаҗ категориясеннән булган 32 кеше резервлана торган эш урыннарына эшкә урнаштырылган, дип хәбәр итте Т.Муллин. Ул шәһәрдә инвалидларны эш белән тәэмин итү дәрәҗәсе эшкә яраклы инвалидларның гомуми саныннан 40,4%-тан да ким булмаска тиеш, дип искәртте. Бу күрсәткеч җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүдә мөһим булып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанда эш белән тәэмин ителгән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең саны 33% тәшкил иткән, быел билгеләнгән дәрәҗәгә ирешү өчен 1396 кешене эш белән тәэмин итәргә кирәк, дип хәбәр итте Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе.
1 нче мартта инвалидлар өчен эш урыннары квоталауга яңа таләпләр үз көченә керә, дип өстәде Т.Муллин. «Эшкә кабул итү өчен квота инвалидны эшкә урнаштыру очрагында гына эш бирүче тарафыннан үтәлде дип саналачак», – дип аңлатты ул.
Эш бирүчеләр инвалидларны эшкә урнаштыру өчен махсус эш урыннары булдыру өчен кирәкле чыгымнарга субсидияләр ала алалар, дип искәртте Т.Муллин. Билгеләнгән квота буенча бер даими эш урыны өчен субсидия күләме 73,6 мең сум тәшкил итә. Аны алу өчен эш бирүчегә теркәлү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.