Бу Казан метрополитенының икенче линиясен төзү белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). Казанда 16-нчы июньнән Академик Сахаров урамында хәрәкәт чикләнәчәк. Бу Казан метрополитенының икенче линиясен төзү белән бәйле.
16-нчы июньнән 4-нче июльгә кадәр 25-нче йорт тирәсендә юл ябылачак.
5-нче июльдән 26-нчы июльгә кадәр хәрәкәт 21-нче номерлы йорт янында чикләнәчәк.
28-нче июльдән 17-нче августка кадәр 17-нче номерлы йорт тирәсендә юл ябылачак.
Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.