В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пациентларны вакытлыча 7-нче номерлы һәм «Горки» сырхауханәләре кабул итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Күченү сәбәпле травмпунктның иске бинасында пациентларны кабул итү туктатылган. Кичектергесез ярдәм кирәк авырулар Фатыйх Кәрим,14/67 адресы буенча 7-нче поликлиниканың травмпунктына мөрәҗәгать итә ала. Пациентларны кабул итү тәүлек буе алып барыла.
Планлы пациентлар 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр Мәүлетов урамы, 2 адресы буенча «Горки» поликлиникасына мөрәҗәгать итә ала. Монда алар өчен өстәмә бина бүленгән.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында 7-нче һәм «Горки» поликлиникаларының травмпунктларында кабул итүдән баш тартулар булмаячак, дип ышандыралар.
470 квадрат метрлы яңа тәүлек буе эшли торган травмпункт барлык кирәкле җиһазлар – рентген аппаратлары, компьютер томографлары, МРТ белән җиһазландырылачак. Тәүлек эчендә ул 100 пациентны кабул итә алачак. Аны ачу барлык норматив документлар килештерелгәннән соң булачак.