Башкарма комитетта юл хәрәкәте иминлеге буенча шәһәр комиссиясе утырышы үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Казанда транспорт компанияләренә 418 автобус йөртүчесе җитми – бу һәм башка мәсьәләр хакында юл хәрәкәте иминлеге буенча шәһәр комиссиясенең Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильдар Шакиров рәислеге астында үткән утырышында сөйләштеләр. Утырышта Транспорт комитеты вәкилләре һәм 13 транспорт компаниясе җитәкчесе катнашты.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, 2017 елда шәһәр пассажир транспорты 257,3 млн кеше күчергән – 2016 ел белән чагыштырганда, 2 процентка артык. Ул сөйләгәнчә, һәр транспорт берәмлеге автоматлаштырылган диспетчерлык идарә итү системасы, видеотеркәү системасы белән җиһазландырылган. Моннан кала, муниципаль пассажир транспорт предприятиеләренең 468 берәмлеге видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган.
Транспорт комитеты рәисе сүзләренчә, актуль проблемаларның берсе – йөртүчеләр кадрларын әзерләү һәм җәлеп итү. Узган ел транспорт компанияләрендә исемлек буенча 2178 автобус йөртүче эшләгән, ә чынбарлыкта, эшләүчеләр саны 1760 кеше тәшкил иткән, ягъни 418 кеше җитми. Шул ук вакытта предприятиеләрдә 517 чит ил гражданы эшли (29%).
А.Габделхаков сүзләре буенча, узган елда Казанда автобус йөртүчеләр гаебе буенча 123 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган, 164 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. “2016 елның охшаш периоды белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны (0,8%) һәм һәлакәтләрдә үлүчеләр саны (50%) кимүгә карамастан, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны 7,2 процентка артты”, - диде ул.
Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гәрәев хәбәр иткәнчә, автобуслар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 10 процентка арты. Шул ук вакытта, һәлакәтләрнең 80 проценты – пассажирларның җәмәгать транспорты салонында егылуы. Сүз уңаеннан, 2016 елда җәмәгать транспортында 65 пассажир егылу очрагы теркәлсә, 2017 елда – 78. Чыгыш ясаучы хәбәр иткәнчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан соңгы айда гына автобус йөртүчеләргә карата 250 административ материал төзелгән.
Транспорт комитеты рәисе игътибар иткәнчә, шәһәр прокуроры тарафыннан федераль законнарны бозуларны юк итү турында карар чыгарылды. Прокуратура, Дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе (УГАДН) һәм ЮХИДИ уздырган тикшерүләр кысаларында 150 төрле хокук бозу теркәлгән, шуларның 85 очрагы – транспорт чарасының техник яктан төзек булмавы, 5 – рейс алдыннан техник карау белән тәэмин итүне бозу, 28 – хезмәт кодексын бозу, 32 – сәламәтлек саклау һәм медицина тикшеренүләрен теркәү журналларын алып баруны бозу.
Әлеге хокук бозуларны бетерү турында транспорт компанияләре җитәкчеләре сөйләде. Аларны тыңлагач, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Индивидуаль эшмәкәр Умаров С.М. һәм республика автовокзалын билгеләп үтте. Аларга карата иң күп хокук бозу теркәлгән. Алар 71 һәм 90 номерлы маршрутларга хезмәт күрсәтәләр. “Өченче тукталыш пунктында автобус инде шыплап тулган иде. Тышкы яктан ул чиста күренде, ләкин ишекләр ачылмады”, - дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләре буенча, рейска чыга торган автобуслар санына һәм рейсларның даимилегенә игътибар итәргә кирәк. “Тиздән якындагы 5 елга әлеге маршрутларга күчерүчеләр билгеләү буенча торглар игълан ителәчәк. Эшчәнлегегезнең барлык нәтиҗәләре дә игътибарга алыначак”, - дип кисәтте И.Шакиров.
Җитәкче урынбасары транспортның техник торышы белән проблемаларның кимүенә ышаныч белдерде, чөнки тарнспор предприятиеләре күчмә составны яңартачаклар.
И.Шакиров пассажирларга хезмәт күрсәтү культурасына да игътибар итәргә чакырды. “Хезмәткәрләр белән эш даими рәвештә алып барылырга тиеш, тәртип бозучылар белән саубуллашырга кирәк”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
Предприятиеләрнең үзләрендә дә куркынычсызлык турында онытырга ярамый. “Чит затларның предприятиеләргә үтү мөмкинлеген чикләргә, бигрәк тә чемпионат уздыру вакытында бу актуаль булачак”, - диде И.Шакиров.
Утырыш азагында комиссиядә катнашучылар шәһәрдә кар чистарту мәсьәләсенә тукталдылар. Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов игътибар иткәнчә, подрядчылар еш кына карны чыгару буенча үз бурычларын тулысынча башкармый – киселешләрне, җәяүлеләр кичүен, тукталышларны һәм автобусларның керү кесәләрен чистартмыйлар. И.Шакиров әлеге сорау буенча контрольне көчәйтергә кушты.