В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программа корылмаларда мәгълүмати хәбәр булмавын, цифрлы өслекләрдә ярык пиксельләр булуын ачыкларга ярдәм итә
Денис Гордийко фотосы
Казанда ясалма фәһем ярдәмендә тышкы реклама торышын күзәтү буенча сынау проекты эшли башлады. Хәзер муниципаль транспортта урнаштырылган видеокамералар урамнарны өзлексез видеога төшереп, нейрочелтәр төшерелгән мәгълүматларны автомат рәвештә анализлап, хокук бозу очракларын ачыклый. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов хәбәр итте.
«Реклама базары безне даими рәвештә техник яңалыклар, шул исәптән ясалма фәһем белән таныштыра. Әлеге күренеш үсеш өчен бик яхшы, әмма идарәгә эш арта: көйләүләрне даими җайга салырга туры килә. Моның базарда катнашучылар белән элемтәдә торып эшләнүе дөрес гамәл», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Программа корылмаларда мәгълүмати хәбәр булмавын, цифрлы өслекләрдә ярык пиксельләр булуын ачыкларга ярдәм итә, шулай ук законсыз ябыштырылган һәм язылган мәгълүматны теркәп кую мөмкинлеген булдыра. Мәгълүматларның барысы да, ясалма фәһем тарафыннан хокук бозулар ачыклана торган бердәм мәгълүмат базасына кертелә.
Алдарак узган елны тышкы реклама буенча Казан казнасына 314 миллион сум күләмендә керем керүе хакында хәбәр ителгән иде. Бу елга шәһәр хакимияте планны тагы да арттырган: әлеге сумма 420,6 миллион сумга җитәргә тиеш.