В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
400-дән артык йорт үзәкләштерелмәгән чыганакларга тоташтырылган, һәм халык җылылык бирү турындагы карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда идарәче компанияләр 5 мең 364 күп фатирлы йортка җылылык җибәрде, бу үзәкләштерелгән җылыту булган йортларның гомуми санының 99,9%-ын тәшкил итә. Калган йортларда ремонт эшләре һәм документларны рәсмиләштерү тәмамланып килә, яки ягу сезоны башлану милекчеләр карары белән кичектерелә. ТР башкаласында барлыгы 400-дән артык йорт үзәкләштерелмәгән чыганаклардан җылытыла, һәм карарны халык мөстәкыйль кабул итә. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров халыкның мөрәҗәгатьләренә һәм шикаятьләренә оператив җавап бирүне йөкләде.
Казанда җылылык сезоны, һава шартларын исәпкә алып, 16-нчы сентябрьдән башланды. 9-нчы сентябрьдән мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкә объектларына җылы килә башлады, дип искәртте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. Җәй дәвамында кышкы шартларга җылылык белән тәэмин итүнең барлык чыганаклары, күп фатирлы йортлар, мәгариф һәм социаль-мәдәни өлкә объектлары әзерләнде, җылылык белән тәэмин итү, вентиляция һәм төтен чыга торган системаларны һәм объектларның җылылык сезонына әзерлеге паспортларын тикшерү үткәрелде.
Хәзер җылылык белән тәэмин итүче һәм идарәче оешмалар җайга салу һәм көйләү, аларны эш режимына күчерү эшләрен төгәлләп киләләр. Моңа ягу сезоны башланганнан бирле ике атна вакыт бирелә. «Бүгенге көндә «Татэнерго»ның барлык эре җылылык белән тәэмин итү чыганаклары, «Казэнерго» АҖ котельныйлары һәм ведомство котельныйлары эштә. Кулланучылардан гаризалар кергән саен сезонлы котельныйларны эшләтеп җибәрү башкарылды», – дип хәбәр итте Д.Анисимов.
Казанда барлыгы 5 мең 785 күп фатирлы йорт исәпләнә, шулардан 5 мең 371 йорт үзәк җылыту системалары белән. Халык гаризалары өстенлекле тәртиптә башкарыла. Шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләре идарәче оешмалар тарафыннан, «Ачык Казан» системасында эшли башлаган «җылылык җибәрү» дигән махсус ресурста, шулай ук ТКХ комитеты һәм район администрацияләренең кайнар линияләренә кабул ителә.
Д.Анисимов сүзләренчә, инде 16 мең мөрәҗәгать килгән, шуларның 11 меңнән артыгы – «Ачык Казан» системасына, калганнары – ТКХ комитеты, район администрацияләре, идарәче оешмаларның кайнар линияләренә. Узган елның шул ук чорында «Ачык Казан» системасына 9,5 мең тирәсе мөрәҗәгать кергән. «Мөрәҗәгатьләр санының артуын турыдан-туры «Ачык Казан» сервисын популярлаштыру белән бәйлибез, – дип аңлатты ТКХ комитеты рәисе. – Агымдагы елда системага тагын 85 күпфатирлы йорт кушылган, аларда 33 мең кеше яши». Системага барлыгы 4 мең 443 йортка хезмәт күрсәтүче 47 идарәче оешма тоташтырылган, аларда 800 мең кеше яши, дип өстәде спикер.
Рөстәм Гафаров җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләрен оператив хәл итәргә кушты. «Инде әйтелгәнчә, бөтен шәһәрне җылылык белән тәэмин итү системасын җайга салу ике атна чамасы вакытны ала, бу процесска күп кенә предприятиеләр, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре җәлеп ителгән, – диде ул. – Ләкин һава торышы бик салкын һәм дымлы, шуңа күрә җылылык бирелмәгән шәһәр халкыннан мөрәҗәгатьләр күп. Кешеләр район администрацияләренә дә, Башкарма комитетка да мөрәҗәгать итә, гәрчә беренче чиратта бу сорауларны идарәче компанияләргә бирергә кирәк. Ләкин мөрәҗәгатьләр безгә кадәр барып җитә икән, димәк, идарәче компанияләр урыннарда эшләп бетермиләр. Халыкның шикаятьләренә аерым игътибар бирергә кирәк».