Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.10.2020, 11:02

Казанда 5,3 меңнән артык күпфатирлы йортка җылылык тоташтырылган

Денис Калинкин халыктан килгән һәр мөрәҗәгатьне эшкәртергә кушты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда җылылык 5314 күпфатирлы йортка тоташтырылган. Калган 36 йортта җылытуны атна дәвамында эшләтеп җибәрәчәкләр. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

21-нче сентябрьдә Казанда җылылык җибәрү чоры башланды. Хастаханәләргә, стационарларга, бала тудыру йортларына, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылык бирү вакытыннан алдарак, 17-нче сентябрьдә, башланды.

«Җылылык сезоны башыннан ике атна эчендә Торк-коммуналь хуҗалык комитетының кайнар линиясенә һәм «Ачык Казан» системасына 9,5 меңнән артык шалтырату һәм гражданнар мөрәҗәгате керде. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге - көненә меңнән артык - эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренең сигезенче һәм тугызынчы көннәренә туры килде. Бүген режимны көйләү тәмамланып килә, гражданнарның мөрәҗәгатьләре бөтен җирдә дә диярлек тукталды», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанда 400 күпфатирлы йорт түбә котельныйларыннан һәм шәхси фатир казаннарыннан җылытыла, дип сөйләде ул. Шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, Казанның ике ведомстволы котельные хуҗасы газ өчен бурычлар туплаган һәм  Россия техник күзәтчелек хезмәте таләпләрен үтәмәгән. «Бу аңа әлеге ягу сезонында үз вакытында эшне башлап җибәрергә мөмкинлек бирмәде. Бу котельныйлар алты күпфатирлы йортны һәм бер йорт эчендәге балалар бакчасын җылыту өчен билгеләнгән. Милекчегә карата чаралар кабул ителде, шул исәптән прокурор җәлеп ителү юлы белән дә, бурычның булуы турында кышка әзерлек буенча республика штабына хәбәр ителде. Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына якын көннәрдә әлеге котельныйларны эшләтеп җибәрү һәм кулланучыларга җылылык бирүне тәэмин итү йөкләнде», - дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин халыкның һәр мөрәҗәгатен эшкәртеп бетерергә кирәк, дип ассызыклады. «Җылылык бирү сезоны башланганда һәрвакыт фикер каршылыгы барлыкка килә: берәүләргә салкын, икенчеләргә - эссе, кайвакыт бер йорт эчендә дә. Берничә мөрәҗәгать артык җылытылуга бәйле килде. Бу вәзгыятьтә эш тәртибе аңлаешлы: яшәүчеләрнең гомуми җыелышы, өстенлекле температура режимын билгеләү буенча гомуми карар һәм алга таба идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү», - дип искәртте ул.

«Күпфатирлы йортта температура шәхси теләкләр буенча куела алмый. Бездә әлегә кадәр торак йортның барлык яшәүчеләрнең милке булуын барысы да аңламый. Торак кодексы нигезендә, күпфатирлы йортка кагылышлы барлык карарлар да яшәүчеләрнең гомуми җыелышы тарафыннан кабул ителә. Күпләр җыелышларны яратмый, кемдер вакыт булмауга сылтама ясый, кемдер күршеләре белән бәхәсләшергә теләми, әмма үзара килешергә, бер-береңне тыңлый һәм ишетә белергә кирәк», - диде Д.Калинкин.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында җылылык буенча вәзгыять - нормаль. Узган атнада бер балалар бакчасы буенча гына шикаять килде һәм ул бик оператив рәвештә эшкәртелде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.10.2020
Видеорепортаж
05.10.2020 13:16
Казанда 5,3 меңнән артык күп фатирлы йортта җылылык тоташтырылган
Барлык яңалыклар