Татарстан Атлантикадан килгән зур циклон тәэсирендә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Ксения Швецова). Татарстан һәм аның башкаласы бик зур атлантик циклон тәэсирендә, аның фонында республикада аномаль һава торышы күзәтелә. Ноябрьдә һава температурасы уртача күрсәткечләрдән 7-8 градуска артып китә, ә бу айда явым-төшем нормадан ике тапкырга диярлек күбрәк яуды, дип хәбәр итте KZN.RU порталына КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.
Соңгы көннәрнең температура фоны аномаль, чөнки уңай температуралар ягына авыша. Норма буенча хәзер һава температурасы якынча -6,5 градус булырга тиеш, ә кичә республикада һава +1,1 градуска кадәр җылынган, аномалия 7-8 градус тәшкил итә, дип билгеләде КФУ доценты.
«Аномалия чираттагы зур циклон килү белән бәйле, һәм хәзерге вакытта без бу циклонның алгы өлешендә торабыз, шунлыктан көньяк агымнар безгә дымлы, җылы һава китерә, – дип аңлата Т.Әүхәдиев. – Кичә күзәтелгән һәм бүген дә дәвам итә торган көчле җил актив атмосфера фронтлары узу белән бәйле, һәм алар үзләре белән яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр алып килделәр».
Ләкин атна ахырына республика циклонның артына чыгачак, шуннан соң көньяк агымнар төньякка алмашыначак һәм сизелерлек суытачак. Шулай да температура фоны, фаразлар буенча, климат нормасыннан югарырак булачак.
Ноябрь температура режимы буенча гына түгел, явым-төшемнәр буенча да аномалияле булып чыкты. Бу айда, бүгенге көнне исәпкә алмыйча, инде 78 мм явым-төшем яуган. Бүгенге яңгырны исәпкә алсак, аена 85 мм явым-төшем килеп чыгачак, норма 47 мм.
«Без инде бер ай эчендә яуган ике явым-төшем нормасына якынлашабыз. Өстәвенә, бу явым-төшемнәр бик кыска вакыт эчендә бик көчле ява – әйтик, кичәге тәүлек эчендә генә дә 15 мм явым-төшем булган, – дип аңлата Т.Әүхәдиев. – Нәкъ менә яңгыр яву сәбәпле, без кар катламын югалтабыз».
Быел Казанда кар катламы гадәттәгедән бераз иртәрәк – 12-нче ноябрьдә үк ятты, гәрчә күпьеллык күзәтүләр буенча бу күренеш 17-нче ноябрьгә туры килгән. Әле өч кенә көн элек кар катламының калынлыгы 18 см дәрәҗәсендә булса, бүген ул уңай температуралар һәм яңгыр тәэсирендә 7 см га калган.
Мондый һава торышы фонында кичә Казанда томан күзәтеп була иде. Т.Әүхәдиев сүзләренә караганда, болытлар нибары 60 метр биеклектә теркәлгән. Бу чагыштырмача салкын өслеккә җылы һава килүе белән бәйле, өстә һаваның температурасы җирдәгегә караганда югарырак, шул сәбәпле шундый шартлар формалашкан. Норма белән чагыштырганда температураның шулай кире кайтуы атмосферадагы кушылмаларның таралуына, һаваның вертикаль хәрәкәтенә комачаулый.
«Әлеге күзәтелә торган һава шартлары рекордлы түгел. Әйтик, 2009 елда бу көнне һава температурасы +6,5 градус тәшкил иткән, ә 1984 елда – минус 25 градус», – дип өстәде Т.Әүхәдиев.
Мондый аномалиягә карамастан, синоптиклар җылы кыш ышандырмый. Ял көннәреннән акрынлап салкынайта башлый, ә декабрьдә, Гидрометеоүзәкнең озак сроклы фаразлары нигезендә, температура режимы нормадан түбәнрәк булачак.