В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын арада явым-төшем көтелми.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь). Якындагы тәүлекләрдә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача, көньяк-көнчыгышка таба күчүчән булачак.
Бүген төнлә республика буенча һава температурасы +1-дән минус 4 градуска кадәр, Казанда нульдән минус 2 градуска кадәр тирбәләчәк. 14-нче ноябрьдә көндез Татарстанда синоптиклар +4-тән минус 1 градуска кадәр, ТР башкаласында 1-3 градуска кадәр җылы булачак, дип фаразлый.
Республика юлларында урыны белән бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.