Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2025, 14:30

Казанда Тоталь диктант текстын танылган стендап-комик Павел Дедищев укыячак

Акциядә катнашучылар үзләренең дөрес язу күнекмәләрен 200 төрле мәйданчыкта тикшерә алачак

5 апрельдә узачак «Тоталь диктант» Бөтенроссия акциясенә теркәлү дәвам итә. Казанда акциядә катнашучылар 200 төрле мәйданчыкта үзләренең дөрес яза белү күнекмәләрен тикшерә алачак, алар арасында музейлар, китапханәләр, югары уку йортлары, мәдәни үзәкләр һәм башкалар бар. Дикторларның берсе танылган стендап-комик Павел Дедищев булачак, бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Тоталь диктант» – ирекле рәвештә диктант язарга һәм үзләренең дөрес яза белү дәрәҗәсен тикшерергә әзер булган барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган акция. Бөтен дөнья буйлап бер көндә диктант уза.

Казанда Бөтенроссия акциясе 200дән артык мәйданчыкта узачак, үзәк урынны А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге, ТР Милли китапханәсе һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты алачак.

Көндезге диктантта катнашу өчен шәхси кабинетта акциянең рәсми сайтында теркәлергә, шәһәрне һәм уңайлы мәйданчыкны сайларга кирәк. Теркәлү 26 марттан ачык һәм диктант башланганчы дәвам итәчәк — 5 апрельнең 14:00 сәгатькә тиклем.

Быел диктантның дүрт текстын язучы, сценарист, «Ясная Поляна» премиясе финалисты, Андерсенның Халыкара Мактаулы дипломы лауреаты, телевидение алып баручысы һәм журналист Марина Москвина язган. Текстлар үзләре акция башланганчы сер астында тора, әмма аларның сәяхәт темасына багышланачагы билгеле.

Диктантлар сыйфатында Казан мәйданчыкларына танылган медиа шәхесләре: актерлар, җырчылар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук журналистлар һәм радио алып баручылар чакырылган. Әмма иң көтелгән диктор танылган стендап-комик Павел Дедищев булачак. Диктантны комик «Казаноргсинтез» мәйданчыгында укыячак.

«Яшьләр үзләренә кызыклы, үзләре яраткан медиа фигурасы булган ачык мәйданчыкка барыр дип өметләнәбез. Без моның белән исәпләшми кала алмыйбыз», – дип билгеләде ТРда Тоталь диктантның филология советы җитәкчесе, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская.

Чит ил студентлары өчен проектны оештыручылар рус теле буенча диктант һәм тестлаштыруның гадиләштерелгән махсус текстларын төзеделәр. TRuD тесты алты аерым оештырылган мәйданчыкта узачак. Казанда яшәүче чит ил кешеләре үз белемнәрен Казан дәүләт медицина университетында тикшерә алачак. «Узган ел эчендә TRuD тестын 606 чит ил студенты узды. Бу рус теленең безне берләштерә торган күрсәткече», — дип билгеләп үтте Татарстанда рус теле буенча «Тотальный диктант» Халыкара мәгариф акциясенең төбәк координаторы Сергей Чуманов.

Диктантны тикшерүне әйдәп баручы белгечләр — филологлар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары башкарачак. Яхшы эшләр июнь башында бүләкләү тантанасында билгеләп үтәчәкләр.

Узган ел нәтиҗәләре буенча яхшы диктантны катнашучыларның гомуми саныннан 8% язган, 2023 елда алар 7,3% булган. Еш хаталар арасында: рәвешләрне дөрес язмау, тыныш билгеләре.

Исегезгә төшерәбез, Казанда «Тоталь диктант» проекты ТР Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Барлык яңалыклар