Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.02.2026, 14:07

Казанда сәламәтлеге чикле 500 дән артык бала канистерапия ысулы белән тернәкләндерү чарасында катнашкан

Узган ел «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы 50 массакүләм һәм аерым 30 дәрес уздырган

«Игелекле Казан» оешмасы фотосы

Узган ел Татарстан башкаласында «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы сәламәтлеге чикле 500 дән артык бала өчен канистерапия ысулы белән тернәкләндерү чарасы оештырган. Махсус сайлап алынган һәм өйрәтелгән этләр ярдәмендә барлыгы 50 массакүләм һәм 30 аерым дәрес үткәрелгән. Чаралар мәктәпләр, инклюзив үзәкләр, лагерьлар, балалар йортлары базасында, шулай ук «Игелекле Казан» тарафыннан Ямаширмә авылында оештырылган ял көннәре лагерендә уздырылган.

Канистерапия ысулын кулланып, балалар белән дәресләрне профессиональ кинолог, этләрне күнекмәләргә өйрәтүче белгеч һәм педагог Дмитрий Дудкин үткәргән. Укыту программасы сенсор интеграция методикасына нигезләнеп төзелгән. Әлеге методика баш миендә сенсор мәгълүматны эшкәртүне яхшыртуга юнәлдерелгән, бу, үз чиратында, хәрәкәт, танып-белү күнекмәләрен һәм эмоциональ халәтне яхшырта. Бу елдан башлап терапияне Дмитрий Дудкин белән бергә тагын ике белгеч үткәрәчәк, дәресләргә даими рәвештә өч ярдәмче эт җәлеп ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, канистерапия – махсус сайлап алынган һәм өйрәтелгән этләр ярдәмендә тернәкләндерү һәм дәвалау ысулы ул. Методика баланың акылын, хис-кичерешләрен һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә, шулай ук хәрәкәт функцияләрен һәм моториканы яхшыртуга ярдәм итә.

Барлык яңалыклар