В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
12-18 ноябрьдә Казанда 427 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Узган атнада, 12-18 ноябрьдә, Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 427 бала тууы теркәлгән: 227 малай һәм 200 кыз.
Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 1950 һәм 4860 грамм.
Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә – 47. Иң яшь әтигә 27 яшь булса, иң өлкәненә – 59.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Тимур, Ралинә, Сафинә, Илья, Мария, Әмир, Виктория, Матвей, Ясминә.
Сирәк кушылган исемнәр: Сарра, Назар, Герда, Лорина, Марта, Мишель, Светлана, Артемий, Эрика, Илдан, Инзилә.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 152 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.