В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Явыз ниятле затлар кызга җыелган акчаларының югалу куркынычы барлыгы һәм җинаять җаваплылыгы белән яныйлар
Денис Гордийко фотосы
Казанда 20 яшьлек көллият студенты алдакчылар тозагына эләгә һәм 2,5 миллион сумнан артык акчасыннан мәхрүм кала. Җинаятьчеләр үзләрен куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре дип таныштыра һәм акчаларны махсус счетларга күчерү юлы белән декларацияләргә тәкъдим итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, зыян күрүчегә ике билгесез номердан шалтыраталар. Алдакчылар үзләрен куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар студент кызны аның банк счетыннан Украинаның кораллы көчләре ихтыяҗларына рөхсәтсез акча күчерү мөмкинлеге булуы турында кисәтәләр. Явыз ниятле затлар кызга җыелган акчаларының югалу куркынычы барлыгы һәм җинаять җаваплылыгы белән яныйлар. Күңелсез хәлләргә юлыкмау өчен, ул мошенниклар тәкъдим иткән счетларга 2,5 миллион сум акча күчергән.
Килеп чыккан очрак нигезендә «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләрнең телефон номерлары Бөекбританиядә һәм Запорожье өлкәсендә теркәлгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе гражданнарны уяу булырга өнди. Полиция хезмәткәрләре таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә, банк карталары турында мәгълүматны чит затларга бирмәскә һәм билгесез счетларга акча күчермәскә киңәш итә.
Алдарак Татарстан башкаласыннан ике кешенең популяр сервиста юлдашлар эзләгәндә алдакчылар тозагына эләгүе турында хәбәр ителгән иде. Гомумән алганда, казанлылар сәфәр өчен түләгәндә 17,5 мең сум акча югалткан.