Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.09.2022, 11:47

Казанда Рауис Гәрәев урамында һәм «Столичный» торак комплексында ике мәктәп төзелә

Бүгенге көнгә шәһәрнең 30 дан артык микрорайоны яңа уку йортлары торгызуга мохтаҗ.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче сентябрь, Юлия Летникова). Казанның 30 дан артык микрорайоны яңа мәктәпләр төзүгә мохтаҗ. Сорау Салават күпере, Салмачы, Солнечный город, Вишневка, Привольный поселокларында һәм башка торак комплексларда аеруча кискен тора. Проблеманы хәл итү өчен Казанда ел саен яңа мәктәпләр төзелә һәм инде булган учреждениеләрнең биналары реконструкцияләнә. Бүгенге көндә шәһәрдә Рауис Гәрәев урамында һәм «Столичный» торак комплексында мәктәпләр төзү дәвам итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.

Казанда мәктәпләр төзелеше башка шәһәрләргә караганда активрак бара, шуңа да карамастан, мәктәптәге урыннар проблемасы хәл ителмәгән килеш кала бирә. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров сүзләренә караганда, мәктәпләр җитмәү – беби-бум аркасында барлыкка килгән иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Яңа учреждениене төзү – кыйммәт процесс, бер мәктәпкә якынча 1,5 млрд сум кирәк, шуңа күрә төзелеш федераль программалар һәм илкүләм проектлар исәбенә конкурс нигезендә гамәлгә ашырыла. «Яңа мәктәпләр төзү мәсьәләсе белән без бөтен ишекләрне шакыйбыз, коллегаларыбызга шәһәрлеләребезнең көткәннәрен җиткерәбез», – дип ышандырды Рөстәм Гафаров.

Бүгенге көндә Казанда ике гомуми белем бирү учреждениесе төзелешеннән тыш, Салават күперендә, Родина урамында, Вишневкада һәм «Светлая долина»да мәктәпләрне проектлауга техник заданиене раслау дәвам итә. «Тиз арада әлеге районнарда яңа уку йортлары төзелсен өчен, без бу проблеманы хәл итүне дәвам итәбез», – дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе.

Укучыларны яшәү урыныннан ерак булган мәктәпләргә бүлү – урыннар җитмәү проблемасын чишүнең мәҗбүри чарасы. «Солнечный городтагы проект куәте 1224 укучыга исәпләнгән мәктәптә ике тапкырга күбрәк бала укый. Яңа уку елында 100 бала өйләреннән ерак урнашкан мәктәпләргә бүленде», - дип мисал китерде Ирек Ризванов. 182 нче номерлы лицейда да шундый ук хәл: биредә проект куәте 1224 укучыга исәпләнгән – 2352 бала укый.

«Солнечный городтагы проект куәте 1224 укучыга исәпләнгән мәктәптә ике тапкырга күбрәк бала укый. Яңа уку елында 100 бала өйләреннән ерак урнашкан мәктәпләргә бүленде», - дип мисал китерде Ирек Ризванов.
Денис Гордийко фотосы

Балаларны уңайлы йөртү өчен шәһәрдә 43 маршрут буенча мәктәп автобуслары йөри. Әйтик, Салават күперендәге 189 нчы номерлы гимназия һәм 188 нче номерлы лицей укучыларын өйләреннән мәгариф учреждениеләренә кадәр һәм кире маршрут буенча ике ел инде мәктәп автобусы йөртә. Вишневка һәм Привольный поселоклары балалары өчен дә шундый ук автобус оештырылган, ул 476 укучыны йөртә.

Исегезгә төшерәбез, Казанда яңа уку елында 165 мең бала мәктәпкә барды, аларның 20 меңе – беренче сыйныф укучылары. Шул ук вакытта Салават күперендәге 188 нче номерлы «Бионика» лицеенда һәм 185 нче номерлы «Весна» торак комплексындагы лицейда 15 беренче класс ачылган, классларның исемнәре «С» хәрефенә кадәр барып җиткән.

1 нче сентябрьдә капиталь ремонттан соң укучылар өчен биш белем бирү учреждениесе – 18 нче номерлы гимназия, 131 нче номерлы лицей, 143 нче һәм 173 нче номерлы мәктәпләр, 360 нчы номерлы гимназия үз ишекләрен ачты. Шул ук вакытта, 18 нче номерлы гимназиядә яңа уку корпусы төзелгән, шуның хисабына учреждение бинасы дүрт тапкырга арткан. Моннан тыш, яңа уку елында Казан мәктәпләрендә 144 ресторан эшли, бу мәгариф учреждениеләренең гомуми санының 78% ын тәшкил итә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.09.2022
Видеорепортаж
05.09.2022 11:03
5 нче сентябрьдән 10 нчы сентябрьгә кадәр Казан мәктәпләрендә «Игелек атнасы» узачак
Барлык яңалыклар