В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда илнең 32 субъектыннан 400-ләп спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). 2-нче сентябрьдә Казанда байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча Бөтенроссия ярышлары башлана. Анда илнең 32 субъектыннан 400-ләп спортчы катнашачак.
Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия чемпионаты һәм Бөтенроссия ярышлары Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. Спортчылар олимпия һәм олимпиянеке булмаган программалар буенча көч сынашачак. Турнир нәтиҗәләре буенча Россиянең төп җыелма командасы составына керәчәк төбәкләр буенча спортчылар һәм җыелма командалар рейтингы формалаштырылачак.
Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә ярышларны ачу 2-нче сентябрьдә 14.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә. Чемпионат 6-нчы сентябрьдә тәмамланачак.