Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2022, 10:03

Казанда Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары старт ала

Мордва мәдәнияте белән танышабыз, мотофестиваль карыйбыз, «Безнең ишегалды тавышы»н сайлыйбыз, Мэрия балконнарыннан яңгыраган шигырьләр тыңлыйбыз.

Казанда Шәһәр һәм Республика көне алдыннан бәйрәм алды атнасы масштаблы вакыйгаларга бай булачак.

15 нче августта старт алган «Безнең команда тавышы – безнең ишегалды тавышы» халык караокесы конкурсы 30 нчы августта «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп сәхнәдә җиңүчеләрнең финал чыгышлары белән тәмамланачак.

26 нчы августта Совет мәйданында һәм «Крылья Советов» паркында, 30 нчы августта Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданда һәм Мәүлетов урамы, 17б адресы буенча урнашкан ишегалдында район бәйрәмнәре узачак.

25 нче августта «Черек күл» паркында Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен популярлаштыруга багышланган «Тормыш агачы» проектының дүртенче чарасы булачак. Проектның соңгы чарасы мордва мәдәниятенә багышланачак. Традицион костюмнар, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, музыка уен кораллары белән таныштыручы мәйданчыклар, фольклор коллективларның чыгышлары, мордва биюе буенча мастер-класс оештырылачак. Күп милләтле Zakaria фолк-төркеме чыгыш ясаячак, Malsi Musicтан мордва көйләренә диджей-сет яңгыраячак. Хедлайнер – Merema этнографик фольклор студиясе.

27 нче августта 11:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында дүртенче «Ике Кремль» мотофестивале узачак. Программада – мотоциклны һәм ике тәгәрмәчле транспортның башка төрләрен куркынычсыз йөртү буенча күрсәтмә чыгышлар һәм мастер-класслар; популяр иҗат коллективлары чыгышы; Bike Stunt Showдан мотоцикл һәм квадроциклда катлаулы каскадер һәм акробатик трюклар белән уникаль тамаша, шулай ук пиротехника тамашасы. Байкерлар колоннасын шәһәрнең үзәк урамнарында да күрергә мөмкин булачак. Маршрут Кремль, Лобачевский, Вишневский, Әмирхан, С.Хәким урамнары буенча узачак.

Шул ук көнне 20:00 сәгатьтә әдәби-музыкаль перформанс һәм «Голоса Казани» – «Казан тавышлары» мэппинг-тамашасы булачак. Казан Мэриясе бинасы янындагы махсус сәхнәдә ТР атказанган артисты Анна Гөлишамбарова җитәкчелегендәге С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясаячак, ә бинаның балконнарында Г.Камал, К.Тинчурин, В.Качалов, Г.Кариев исемендәге театрларның әйдәп баручы артистлары татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыячак. Чыгышлар бина диварларындагы видео-мэппинг-тамаша белән үрелеп барачак.

Барлык яңалыклар