В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләге булган кешеләр күргәзмәләр, викториналар, дискуссия клублары һәм әдәби очрашуларга килә алачак.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрлеләр китап күргәзмәләре, иҗади остаханәләр, танып-белү викториналары, дискуссия клублары һәм Вера Хәмидуллина, Йолдыз Шәрәпова, Олеся Феоктистова, Ольга Кузьмичева-Дробышевская кебек язучылар һәм шагыйрьләр белән әдәби очрашуларда катнаша алачак.
Бөтенроссия балалар китабы атналыгы – 80 елга якын тарихы булган балалар әдәбиятындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Акциянең төп максаты – китапханәләр һәм язучыларның ролен үстерү, ил халыкларының мәдәниятен һәм әдәбиятын саклау һәм камилләштерү, чөнки 2022 ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Бөтенроссия балалар китабы атнасы программасы белән Республика балалар китапханәсенең рәсми сайтында яки +7(917)234-28-03 телефоны буенча танышырга мөмкин.