Анда 13 команда катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче ноябрь). 11-16-нчы ноябрьдә Казанның «Динамо» спорт комплексында хокук саклау органнары ветераннары арасында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Кубогына XIV Бөтенроссия волейбол турниры уза. Милиция генерал-лейтенанты Салих Япеев истәлегенә багышланган турнирда 13 команда катнаша.
Җиңү өчен Марий Эл, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия Республикалары, Пермь крае, Самара, Калуга һәм Ульяновск өлкәләре, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән, шулай ук Таҗикстан командалары көч сынаша.
Ярышларның ачылу парады 12-нче ноябрь 10.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Бүләкләү тантанасы 15-нче ноябрь 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.