В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Урам» экстрим-паркы медиатекасында сигез дәрес узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июль). Казанда шигырь төзелеше һәм заманча шигърият нигезләре буенча лекцияләр циклы башлана. Очрашулар «Урам» экстрим-паркы медиатекасында узачак. Беренче ике дәрес 22 нче июльдә узачак. Катнашу бушлай, теркәлү ачык.
Лекцияләрне филология фәннәре кандидаты, доцент, Казан федераль университетының рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире Антон Афанасьев укыячак, дип хәбәр итә «Слэм» заманча шигърияткә ярдәм итү проекты матбугат хезмәте. Сигез лекциянең җәдвәлен һәм темаларын түбәндәге сылтама буенча карарга була.
Булачак лекцияләргә язылу өчен «Вконтакте»да яки Telegram-чатта язарга мөмкин.