Чара «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларының эгидасы астында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Бүген Казанда «Сәламәтлек мәктәбе» дигән бушлай тематик акцияләр циклы башлана. Шәһәр халкына санитар грамоталылыкны ничек арттырырга, рациональ яшәү рәвеше һәм сәламәтлек саклау турында сөйләячәкләр.
Акция мәйданчыкларында оештыручылар буйны, авырлыкны, артериаль кан басымын үлчәргә, үпкәләрнең сыешлыгын билгеләргә, кандагы глюкозаны ачыкларга, электрокардиограмма төшерергә, белгеч консультациясен алырга, Скандинавия йөреше буенча тренинг узарга, шулай ук КДМУ профессорының профилактик лекциясен тыңларга тәкъдим итәчәкләр.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау темасына лекцияләр багышланачак, алар 14-нче августта Дачная урамындагы 1-нче номерлы йорт янында һәм 23-нче августта Чехов урамындагы 51-нче йорт янындагы ишегалдында узачак. «Физик активлык» сәламәтлек мәктәбе 20-нче августта Вахитов районының Достоевский ур., 51 адресы буенча, 28-нче августта Вахитов районының Әмирхан Еники ур., 23 адресы буенча урнашкан 98-нче номерлы мәктәп ишегалдында һәм 6-нчы сентябрьдә Горький исемендәге паркта узачак. Моннан тыш, циклның бер акциясе вакцинопрофилактикага багышлана. Аны 10-нчы сентябрьдә Тинчурин исемендәге паркта үткәрәчәкләр. Акция 18.00 сәгатькә планлаштырылган.
Чара «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларының эгидасы астында узачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.