Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2020, 16:15

Казанда «Геройлар маршруты белән» социаль проекты старт ала

Автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган аудиоязмалар яңгыраячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Геройлар маршруты буенча» социаль-мәгариф проекты старт ала. Җәмәгать транспортында шәһәр урамнары һәм тукталышларның исемнәре мәңгеләштерелгән сугыш геройлары турында аудиоязмалар яңгыраячак.

Казанда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре белән 70-тән артык урам аталган. Әмма, сораштырулар күрсәткәнчә, шәһәр халкы бу хакта хәбәрдар түгел.

Акцияне эшләтеп җибәрү идеясен Казан университетының Социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының социаль һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Екатерина Панкова тәкъдим итте. Шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты бу инициативаны хуплады. Мәгълүмати һәм техник моментлар бергәләп эшләнде. Шулай итеп, сугыш геройларының батырлыклары һәм тылда җиңүгә ирешүчеләрнең батырлыклары турында кыска хәбәрләрне КФУ студентлары җиткерә. Аудиоязмалар 56 автобус, 4 трамвай һәм 10 троллейбус маршрутларында яңгыраячак. Пассажирларга автоинформаторлар аша теге яки бу тукталыш һәм урам кем хөрмәтенә аталганын сөйләячәкләр (барлыгы 33 тукталыш).

Башта проектны Җиңү көненә эшләтеп җибәрү планлаштырылган иде, әмма пассажирлар агымы кимүгә бәйле рәвештә, үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда маршрутларга җәмәгать транспорты берәмлекләре кыскартылган санда чыкты. 12-нче майдан җәмәгать транспортында пассажирлар саны акрынлап арта башлады, дип хәбәр иттеләр Транспорт буенча комитетта.

Барлык яңалыклар