Бәйге сынаулары ел дәвамында барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Бүген Казанның «The Road» рок мәктәбендә «100//Йөзләр» балалар иҗат республика бәйгесенә старт бирелде. Конкурста балалар сәнгать мәктәпләре, иҗади юнәлештәге өстәмә белем бирү мәктәпләре укучылары катнаша. Бәйге сынаулары ел дәвамында барачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурсның оештыру комитетына шәһәр һәм республиканың 22 мәктәбеннән 100-ләп гариза килгән. «100//Йөзләр» бәйгесе 3 номинациядә үтә: «Йөрәк белән тыңлап» (башкару осталыгы, ансамбль, гаилә ансамбле), «Татарстанның музыкаль мирасы» һәм «Балалар академиясе». Конкурста катнашу бушлай.
Бүген рок мәктәбендә яшь башкаручылар өчен гитарада уйнау осталыгы буенча конкурс сынаулары уза, иртәгә П.И.Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә тыңлаулар дәвам итәчәк.
«100//Йөзләр» проектын Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәмендә Казан Мәдәният идарәсе тормышка ашыра. Конкурс гала-концерт белән төгәлләнәчәк, биредә иң яхшы башкаручыларның исемнәре ачыкланачак.